tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә
Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә

Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә

«Туган тел» — Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә Бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәсколова. Ул оешма белән 1998 нче елдан бирле җитәкчелек итә.

Бүген Бишкәктә оешманың 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Тантаналы чараны үзәкнең җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова ачты. Ул үз чыгышында залга җыелучыларны оешманың тарихы белән таныштыра. Шулай ук шушы еллар эчендә башкарылган эшләрне, мөһим чараларны искә ала.

Биредә ел саен Сабан туе уза. Анда Кыргызстанның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез җыелып бәйрәм итә. Телебезне, милли йолалар, гореф-гадәтләр, җыр-моңнарыбызны сакларга тырышалар. Җиңү көне, Нәүрүз, дини бәйрәмнәр оештырыла. Татар язучыларына багышланган әдәби кичәләр үтә. «Туган тел» оешмасының үз бинасы да булачак. Анда хәзер төзелеш эшләре бара.

Гөлсинә Үлмәсколова Татарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына  Кыргызстандагы татарларга даими ярдәм итеп торган өчен зур рәхмәтен белдерде.

“Туган тел” үзәген юбилейлары белән Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады. “Сез иң актив оешмаларның берсе. Биредә яшьләр дә, эшмәкәрләр дә актив. Башка милләттәшләребезгә үрнәк итеп куярлык,”- дип белдерде. Бәйрәм уңаеннан, Васил Шәйхразиев актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатларын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Тантаналы чарада Кыргызстан Президенты Аппараты һәм ведомстволар вәкилләре, республика төбәкләрендәге татар-башкорт, шулай ук башка милләт оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Алар “Туган тел”не юбилее белән котлый. Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, юбилей кичәсе иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*