tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты
Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары  Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Алтай краеның Хөкүмәт йортында узган әлеге очрашуда Виталий Снесарь Татарстан кунакларын сәламләп, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда уңышлар теләүдән башлап китте. ТР Премьер-министры урынбасары үз чиратында чемпионатка әзерлекләр, Татарстанның спорт өлкәсендәге уңышлары, күп санлы спорт ярышлары уздырылуы турында ассызыклап узды. Узган ел Татарстан Республикасы 3,5 миллион турист кабул итүен әйтте.

“2012 елдан башлап Алтай краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов зур масштаблы Сабантуй уздыру теләге белән янып йөри. Һәм ниһаять быел махсус икътисади зона “Бирюзовая Катунь” да узачак әлеге Сабантуй ике субъект арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә һәм дуслыкны ныгытуда үз ролен уйнар” – диде Виталий Снесарь.

Васил Шәйхразиев узган елдагы ике делегация очрашуы Татарстан белән Алтай крае арасында тагын да тыгызрак эшчәнлеккә этәрүе турында әйтеп узды. “Бүгенге көндә актив рәвештә Сабантуйга әзерлек бара. Татарстанның Зәй районыннан 150 кешелек делегация киләчәк, шулай ук Мәдәният министрлыгы тарафыннан иҗат коллективлары да җибәреләчәк – дип ассызыклады Милли шура рәисе. – 17 июньдә узачак Сабантуйга күрше регионнардан, Казахстаннан да милләттәшләребез чакырулы. Ерак регионнардан килүчеләр өчен кунакханә мәсьәләләре, парковка урыннары, шулай ук мәдәни программадан кала килгән халыкны тиешле дәрәҗәдә тукландыру мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәк. Сабантуй исерткеч эчемлекләрсез уздырыла, шуңа күрә алкоголь сату булырга тиеш түгел. Янгын сүндерүчеләр частьлары белән сөйләшеп куерга, биотуалетлар урнаштыру мәсьәләләрен хәл итеп бетерергә” – кирәклеген дә искәртте.

Виталий Снесарь башка регионнардан кунаклар чакыру буенча эш алып барылуы турында әйтеп узды. Сабантуй узачак районның зур масштаблы чараларны оештыруда тәҗрибәсе булуы, 12 июнь көнне Сабантуй узачак территориядә зур фольклор бәйрәме узачагын да ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*