tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ферганә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Ферганә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Ферганә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасы Ферганә шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзалары белән очрашты. Ферганә өлкәсенең рус драма театры холлында аны татар милли киемнәрендә милләттәшләребез каршы алды.

Ферганә шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе Равил Тугушев Милли шура рәисен һәм очрашуда катнашучыларны җылы сәламләде.

Очрашу балалар чыгышы белән башланып китте. “Күбәләгем” дип аталучы әлеге ансамбль татар үзәге каршында 2009 елда оештырылган.

Васил Шәйхразиев милләттәшләребезгә Казаннан кайнар сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек хакында сөйләде. Үзбәкстанда хәзерге вакытта 300 000 татар яши, ә Татарстанда 100 000 артык үзбәк гомер итә. Милли Шура рәисе Бөтендлөнья татар конгрессының милләттәшләребезне берләштерүдәге роле, гамәлгә ашырылган проектлар, киләчәккә планнар турында сөйләп узды. ТАССРның 100 еллыгы, “Татарча диктант”, “Татар кызы” конкурсы, Җәлил укулары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына республикада алып барылган әзерлек эшләре турында җиткерде.

Очрашу ахырында Равил Тугушев Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук Ферганә шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Белешмә өчен:

1989 елда Үзбәкстан татарлары саны 2,4% яки 467 829 кеше тәшкил иткән, Үзбәкстан халкының гомуми саны-19 492,8 кеше. Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, 2000 елда Ташкент татарлары саны 324 080 кеше тәшкил иткән, бу халыкның 1,33% ын тәшкил итә.

Хәзерге Үзбәкстан территориясе чикләрендә татар халкының формалашуы урта гасырларга барып тоташа. XIV гасырда ныклы сәүдә элемтәләре урнашкан инде. Татарларны Бохара, Сәмәрканд, Хива, Ташкент, Коканда һәм башка шәһәр базарларында күрергә мөмкин булган. Татар яшьләре дәрәҗәле дини үзәкләргә – Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләренә укырга килгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*