tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашачак
Милли Шура рәисе Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашачак

Милли Шура рәисе Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашачак

26-27 ноябрьдә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Финляндиядә сәфәрдә булачак.

Беренче көнне – 26 ноябрьдә ул Хельсинкидагы мөселман зиратына барып, анда җирләнгән милләттәшләребез рухына дога кылачак, соңыннан Финляндия Ислам җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук сәфәр программасында данлыклы Суоменлинна (Suomenlinna) кальгасы белән танышу да каралган.

Икенче көнне Васил Шәйхразиев Рамил Беляевнең “Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре” дигән темага диссертациясен яклау чарасында катнашачак. Кич белән милләттәшләребез Милли Шура рәисе белән тантаналы кичке аш вакытында аралаша алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*