tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөнирә Джумаеваны туган көне белән котлыйбыз!
Мөнирә Джумаеваны туган көне белән котлыйбыз!

Мөнирә Джумаеваны туган көне белән котлыйбыз!

Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең
Габдулла Тукай исемендәге
22нче номерлы урта мәктәбе директоры
М.М. Джумаевага

 Хөрмәтле Мөнирә Мәүлет кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Сез җитәкләгән мәктәп күп кенә уку йортларына үрнәк булып тора. Әлеге белем учагы оешуының чишмә башында да үзегез торуы зур хөрмәткә лаек. Татарстаннан читтә туган телебезне өйрәтеп, әдәбиятыбызга мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләвегез Сезнең чын мәгънәсендә халкыбызның ватанпәрвәре булуы турында сөйли. Башкарылган хезмәтегез Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, федераль югарылыкта да бәяләнүе үз эшегезнең остасы икәнен раслый.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Ульяновск өлкәсендә халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Мөнирә ханым! Сезгә киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*