tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскиның тарихи мәчетендә
Новосибирскиның тарихи мәчетендә

Новосибирскиның тарихи мәчетендә

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  Новосибирскиның тарихи мәчетендә булды. Бу очрашуда мөчетнең имамы Рафаил хәзрәт Сөләйманов, Новосибирск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Әмир Гәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Мәчет 1916 елда төзелгән. 1927 елның 15 июнендә бу бинада Себер мөселманнарының съезды уза. 1937–38 елларда мәчет бинасы ябыла. Янгын сүндерүчеләр клубына әйләнә. Бар мөлкәте талана, ватыла, җимерелә. Соңыннан бу бинада төрле оешмалар эшли. 1992 елның декабрендә мәчет кабат мөселманнарга кайтарыла. Бүгенге көндә мәчеттә реконструрция бара. Мәчет бинасы дәүләт тарафыннан саклана торган  тарихи  бина булып санала.

Искәртеп узабыз, Татарстан делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән Новосибирскида.  Иртән ул шәһөр мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*