tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары белән очрашты
Ринат Закиров Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары белән очрашты

Ринат Закиров Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы делегациясен кабул итте. Ут күршеләребез халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировны соңга юлга озатырга килгәннәр иде.

Очрашу барышында ике республика арасында хезмәттәшлек, аеруча Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкорт конгрессы Башкарма комитетларының үзара хезмәттәшлеге хакында фикер алышу булды. Очрашуда шулай ук Башкортстан Республикасының Нефтекама Дәүләт филармониясе директоры Рәис  Исмәгыйлев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*