tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар уза
Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар уза

Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар уза

2020 елның 8-18 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар үткәрә. Курсның эшендә 27 Россия төбәге һәм 22 якын һәм ерак чит илдән 500 артык кеше катнашачак. Алар арасында Австралия, Бельгия, Италия, Канада, Латвия, Литва, Финляндия, Чехия, Үзбәкстан, Төркия һ.б. илләр вәкилләре булачак.

Укыту курслары онлайн-форматта Zoom, YouTube, VKontakte, Instagram платформаларында уздырыла.

11 көн дәвамында катнашучылар алдында ТР Фәннәр академиясе галимнәре, традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре, Н.Г.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре, ТР Көрәш федерациясе һәм Санкт-Петербург дизайнерлар берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Курслар кысаларында чара оештыру, режиссура, бәйрәмнең йола, гореф-гадәтләре үтәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр узачак.  Шулай ук анда бәйрәм турында әдәбият, балалар мәйданчыгын һәм халык уеннарын (милли көрәш, ат чабышы һ.б.) оештыру буенча укыту лекторийлары кергән.

Катнашучылар өчен махсус мастер-класслар әзерләнгән – республиканың алдынгы һөнәрче-осталары һәм дизайнерларыннан халык-сәнгать кәсепләре буенча һәм “Казан” бию ансамбленнән татар халык биюләре буенча дәресләр. Шулай ук катнашучылар 2 сәгать эчендә күкрәк бизәге – изү җитештерергә һәм татар кухнясының танылган ашларын пешерергә өйрәнәчәк.

Программада татар эстрадасы вәкилләре белән эфирлар һәм бүләкләр уйнату каралган.

Чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак. Программа ахырында курсларны узу турында тиешле үрнәктәге сертификатлар тапшырылачак.

Элемтә өчен:

Вәлиәхмәтова Сөмбелә Дамир кызы

+7 917 856-02-06

[email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*