tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очраша
Саратовта Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очраша

Саратовта Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очраша

7 март көнне Саратов шәһәрендә Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очрашачак.

Чара үз эченә халык санын исәпкә алу, коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү, Хнчы Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрү мәсьәләләрен алган. Биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова; Саратов өлкәсенең татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Мөхәммәд Мәдъяров; тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, продюсер Азат Галәмшин уңышлы проектлар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Моннан тыш, программада КВН Татар лигасының регионара этабын үткәрү дә каралган. Анда Марий Эл, Мордовия, Удмурт, Чуваш Республикалары, Киров, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар чыгыш ясаячак.

Чара Шахмат сараенда 11:00 башлана.

Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*