tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре Мөслимдә
Татар авыллары эшмәкәрләре Мөслимдә

Татар авыллары эшмәкәрләре Мөслимдә

Бүген VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшлекле сәфәр белән Татарстанның Мөслим муниципаль районына килделәр. Бөтен Россиядән җыелган кунакларны районның спорткомплексында каршы алдылар. Биредә эшмәкәрләрне район башлыгы Рамиль Муллин сәламләде.

Алга таба сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясады.

  • Мөслим районы бик уңган һәм тырыш, аның халкы бик үзенчәлекле, җырга-моңга, телгә оста, сүзнең дәрәҗәсен, тәмен белеп сөйли белә. Шуңа күрә күрсәтерлек әйберләре дә күп. Без биредә үзебезнең күңелебезне баетып, профессиональ яктан үсешкә ирешеп кайтырга мөмкинлегебез бар дип саныйбыз. Мөслим конкурентлыкны булдырып кошчылык белән бик тирәнтен шөгыльләнә. Игътибар итәрсез, ул башка районнарга караганда өстенрәк тармак. Алар аңардан зур табышлар алып аны бик рентабельлле итә алдылар. Алар үз продукцияләрен ил күләм ширкәтләргә саталар. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, әлеге сәяхәтнең нәтиҗәләрен соңрак ясарбыз, – диде Ринат Закиров.

Программа кысаларында, җыен делегатлары 6 төркемгә бүленеп “Агромастер” заводы, “Чайка” фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышачаклар. Шулай ук Мөслимнең Аграр колледжы, гимназия һәм башка урыннарга бару каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*