tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанда җыела

Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанда җыела

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында профессионал тарихчылар да катнашачак. Алар төбәкчеләргә киңәшләрен бирәчәк һәм тарихи фактларны туплауда ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына багышланган матбугат конференциясе оештырылды.

Журналистлар соравына Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлеге мөдире Рөстәм Гыйльметдинов, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җавап бирде.

3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Проектны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Җыенга 379 катнашучы килә, аның 200 е Россиянең 34 төбәгеннән, 174 е Татарстан республикасыннан.

Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Астраханьнан да татар тарихчылары килүе көтелә. Иң зур делегация Татарстаннан кала, Башкорстаннан булачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров белдергәнчә, төбәкчеләр җыенының программасы бик бай.

Һәвәскәр тарихчыларны “Казан” милли-мәдәни үзәгендә урнашкан Казанның меңъеллык музее белән таныштыралар. Җыенга килүчеләр игътибарына махсус Россия төбәкләрендә татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе дә оештырыла. “Бу күргәзмә гадәти түгел, – ди Данис Шакиров. – Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы архивында меңгә якын төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китаплары саклана. Аның картотекасы да бар. Җыенда катнашучылар да басмалар алып киләчәк”.

Төгәлрәк әйтсәк, бүгенге көндә конгресс картотекасында барлыгы 986 китап теркәлгән.

“Безнең төбәкләрдә үзешчән тарихчылар пәйда булды, – ди Данис Шакиров. – Тарихны язучылар, тарих материалларына, фактларга таянырга тиеш, әмма галим булмыйча да, үзенең шәҗәрәсен төзегән, тарихын өйрәнгән саллы хезмәтләр язган һәвәскәрләрне күргәннән соң төбәкчеләрне бергә туплау идеясе туды. Татар авылларын һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенын өч ел рәттән Татарстан күләмендә уздырган идек. Узган ел бөтенроссия күләмендә съезд оештырдык, шулай ук “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзедек, “Туган җир” дип исемләнгән журнал нәшер итә башладык”.

Җыен барышында “Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр үсешенең тарихын һәм перспективаларын, Татарстан торак пунктларын һәм Россия чикләрендәге татар дөньясын өйрәнүдә һәм саклауда галимнәрнең, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлекләренең роле” дигән түгәрәк өстәл оештырыла. Шулай ук, җыен кунаклары “Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү” дигән темага сессиядә дә катнашачаклар. Җыенның пленар утырышы 4 апрель көнне үтәчәк. Бу көнне “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренү язмаларының фәнни-методик тәкъдимнәре” һәм “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләренең Бердәм архив мәгълүматы системасы фәнни-белешмә потенциалы” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.

II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына багышланган матбугат очрашуы “Татар-информ” сайтында онлайн трансляцияләнде.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*