tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясы Ринат Закировны котлый
Татар дөньясы Ринат Закировны котлый

Татар дөньясы Ринат Закировны котлый

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировның туган көне. Дөньяның төрле почмакларыннан милләттәшләребез аксакал җитәкчегә үзләренең котлау сүзләрен, рәхмәт хисләрен җиткерә.

Ринат Зиннур улы Закировның республика җитәкчелеге каршында башкарган эшләре, дәрәҗәсе зур. Аны хөрмәт итәләр, күп еллар дәвамында татар милләте өчен күрсәткән хезмәтләрен югары бәялиләр. Бүген Ринат Закиров исеменә күпсанлы котлау телеграммалары килде. Татарстан Президенты, Татарстан Хөкүмәте, бар татар дөньясы аңа зур ышанычын белдерә, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге тели.

 

Белешмә өчен:

1948 елның 1 августында ТАССРның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган.
Белеме
1972 елда инженер-химик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый.
Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге
1972 елда Казан химия-технология институты инженеры.
1972 – 1980 елларда – Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире.
1980 – 1988 елларда – Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары.
1988 – 1991 – В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.
1991 – 2018 еллар «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры.
1996 – 2018 елларда Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2002 – 2017 еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

2017 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2004 – 2009 – өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2009 – 2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*