tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукция һәм халык кәсебе товарларын тәкъдим итте
Татар эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукция һәм халык кәсебе товарларын тәкъдим итте

Татар эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукция һәм халык кәсебе товарларын тәкъдим итте

“Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге фойесында  татар эшмәкәрләре җитештергән товарлар тезелеп киткән. Аларны күргәч, татар кешесенең ни дәрәҗәдә тырыш икәненә тагын бер кат инанасың.  Монда Татарстан, Оренбург, Түбән Новгород, Мордва, Чувашия, Башкортстан һәм башка күп кенә төбәкләрдән килгәннәр.

Эшмәкәрләр тәҗрибәле, товарлары төрле. Казылыкның ниндие генә юк. Сөт, чәй ризыклары, хатын-кыз эшмәкәрләр тәмле кайнатмага кадәр әзерли башлаган. Чын татар чәен дә саталар. Үзебезнең кырлардан җыелган. Аларны милли бизәкле чәйнектә кайнатып, милли бизәкле чынаякларга ясап эчәргә була. Күргәзмәдә ниндие генә юк.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көннәрендә оештырылган  мондый күргәзмә сәүдә эшен җәелдерергә, яңа дуслар табарга ярдәм итә һәм яңа идеяләргә этәрә.

Айрат Харисов Татарстанда бердәнбер гармун телләре ясаучы. Ул гармуннарын алып килгән. Сыздырып уйнап та җибәрә. Бармаклары артыннан күз иярми. Күргәзмә белән танышырга килгән Президентны да милли көйләребез белән каршы алды.

Бүләккә менә дигән курчаклар. Хатын-кызларның осталыгына шаккатасың. Казаннан Мөсәмирә Салеева милли курчаклар ясый. Кайда гына барсаң да, кемгә генә бүләк итсәң дә, йөзгә кызыллык килерлек түгел. Сылу татар кызлары-курчаклар.

Күргәзмәдә Рөстәм Миңнехановка “Шаян ТВ” каналын, шулай ук яңа ачылучы “Без” каналын да тәкъдим иттеләр. Президент аларга уңышлар теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*