tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенә 20 ел
Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенә 20 ел

Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенә 20 ел

Агымдагы елның 23 ноябрендә Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп узачак. Шушы уңайдан оешманы ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев тәбрикли

Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар!

“Россия Федерациясе татарларының милли-мәдәни мохтарияты”  иҗтимагый оешмасының  булдыруга 20 ел тулу  бөтен татар дөньясы өчен мөһим вакыйга. Россия Федерациясе – милләттәшләребезнең күпчелеге яшәгән ил, татар халкының тарихи Ватаны һәм аның рухи үзәге булган Татарстан Республикасын эченә алган дәүләт буларак, безнең язмышыбызда зур роль уйный.

1998 елда милли-мәдәни мохтариятлар турында  федераль Закон нигезендә РФ татарларының федераль автономиясен оештыру  татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли оешмаларның кануни нигезләрен ныгытты . Үтеп киткән 20 ел дәвамында РФ төбәкләрендә эшләүче милли-мәдәни мохтариятлар татар милли яшәешендә зур тәҗрибә тупладылар. Алар төрле милли чаралар үткәрүдә, җирле хакимият белән конструктив  хезмәттәшлек алып баруда,  район һәм шәһәрләрдә милләттәшләрнең мәнфәгатьләрен яклауда, мәдәниятны, мәгарифны, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә зур таяныч булып торалар.

Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессының уртак йөген җигелеп тартучы төбәк оешмалары –   Мәскәү шәһәрендә һәм өлкәсендә, Новосибирск, Саратов, Самара, Санкт-Петербург, Иваново, Свердловск, Ульяновск өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә эшләүче мохтариатлар һәм  милли үзәкләр, аерым фидакарь шәхесләр  милли мохитебезне яшәтүгә зур өлеш кертәләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үземнең исемнән барлык РФ   татарларын гомумроссия татар оешмасының 20 еллык юбилее белән котлыйм! Уртак хезмәттәшлекне тагы да камилләштерүдә, бердәмлекне ныгытуда, Татарстан Республикасы һәм татарлар яшәгән төбәкләр белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүдә зур уңышларга ирешү өчен җиң сызганып эшлик!

Барыгызга да сәләмәтлек, тату тормыш, зур уңышлар телим!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*