tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча беренче фикер алышулар узды
Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча беренче фикер алышулар узды

Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча беренче фикер алышулар узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча беренче фикер алышулар узды. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә үтә. Экспертлар арасында галимнәр, язучылар, сәясәтчеләр, танылган каләм ияләре.

Васил Шәйхразиев белдергәнчә, стратегиянең эскизын тәкъдим иткәннән соң, күп төрле фикерләр яңгырады, тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре дә килде. Без мобиль булдык, кызыклы фикерләрне исәпкә алдык, диде ул.

Экспертлар башта проект белән танышты, аны җентекләп укып чыкты. Шуннан соң фикер алышуларга күчтеләр. Утырышта яңгыраган кайбер төп тәкъдимнәр:

  • Мәгариф һәм фән бүлеген тулыландырырга. Татар мәктәпләрен ачу, торгызу ничек тормышка ашырылырга һәм кемнәр бу эшне башкарырга тиеш? Моңа ачыклык кертергә.
  • Проектта кулланылган фәнни терминнарга, тезисларга аңлатма бирергә.
  • Милли мәгарифне Диния нәзарәте белән бергә үстерү юлларын билгеләргә.
  • Татарның демографик хәлен, миграция мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк.
  • Ата-аналар белән эшләү механизмын булдырырга.
  • Экстерриториа́ль мәхәллә төшенчәсен кертергә.
  • Татар дипломатиясе булырга тиеш.
  • Һәр юнәлеш буенча характеристикаларны тулыландырырга.
  • Татар халкының тарихы белән бәйле чараларны арттыру (“Изге Болгар җыены”, “Хәтер көне” кебекләрне)
  • “Нәсел җыеннары”, “Авыл җыеннары” кебек чараларны популярлаштыру.
  • Яшьләрне җәлеп итүнең яңа юллары турында уйларга.
  • Татар массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү юлларын булдырырга.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев экспертларга үз тәкъдим-фикерләрен алга таба да туплап, кабат киләсе атна башында җыелып сөйләшергә тәкъдим ясады. Мондый очрашулар әле соңгысы булмаска тиеш. Ә 15 нче июнь көнне проект “Изге Болгар җыены”на килгән дин әһелләренә тәкъдим ителәчәк. Проектка әле шуннан соң да төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Бу эш 1 нча августка кадәр дәвам итәчәк, диде Васил Шәйхразиев. Стратегия Милли шура утырышында 30 нчы августта кабул ителергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*