tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Эдуард Ганиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Эдуард Ганиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Эдуард Ганиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген безнең арабыздан Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, озак еллар буе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес  Эдуард Әнвәр улы Ганиев бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Эдуард Әнвәр улы вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Мәрхүмне 9 февраль көнне Сарытауда җирләячәкләр.

Белешмә өчен:

Саратов «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты әгъзасы, академик Эдуард Әнвәр улы Ганиев 1952 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Иске Кулаткы  районында Урта мәктәпне көмеш медальга тәмамлагач, ул Ульновск педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, Яңа Кулаткы авылына укытучы итеп җибәрелә.Берникадәр вакыттан инде ул мәктәп директоры вазыйфаларын үти башлый.

Эдуард   Әнвәр   улы  фәнни эшчәнлек белән дә  җитди рәвештә шөгельләнә. Ул-электротехник  фәннәр докторы, энергомәгьлүмати фәннәр Халыкара академиясе академигы, реаль икьтисадның Халыкара академиясе академигы. Шулай ук «Мактаулы машина төзүче» һәм «Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе» дигән Почетлы исемнәргә ия.

Мәшһүр милләтәшебезнең фидакарь тырышлыгына Хөкүмәт  һәм җәмәгать оешмалары да югары  бәя биргән. Намуслы хезмәте һәм меценатлык эшчәнлеге өчен  ул  Почет орденына, ЮНЕСКОның “Менеджментта югары һөнәрилек өчен” орденына,”Миротворец” Йолдызына, «Россиянең иң яхшы  эш белән тәэмин итүчесе» Мактау билгесенә, Россия Президенты В.Путин  тарафыннан имзаланган кул сәгатенә һәм башка бүләкләргә лаек.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*