tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Минтимер Шәймиевнең авыр кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Минтимер Шәймиевнең авыр кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Минтимер Шәймиевнең авыр кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы вафат булу сәбәпле, авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.
Милләтебезнең асыл кызы  Сәкинә Шакир кызы 1939 елның 23 августында туа. Минтимер Шәймиев белән өйләнешкәч яшь гаиләнең 2 малайлары дөньяга килә. 2007 елда Сәкинә ханым киң җәмәгатьчелеккә “Минтимер күләгәсендә” китабын тәкъдим итте, 2016 елда 55 еллык Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан тулыландырылган басма дөнья күрде. Әлеге китабында  Сәкинә ханымның  ире – Президент мәнфәгатьләре хакына, татар милли гореф-гадәтләренә тугры калып тыйнак тормыш алып баруы, иренең таянычы һәм ярдәмчесе булуы турында җылы хатирәләре белән һәрбер укучы таныша алды. Мәрхүмәгә 79 яшь иде. Урыны оҗмахта булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*