tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы театр режиссерлыгы буенча мастер-класс уздыра
Татар конгрессы театр режиссерлыгы буенча мастер-класс уздыра

Татар конгрессы театр режиссерлыгы буенча мастер-класс уздыра

21-23 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә Татарстан һәм Россия регионнарындагы Татар иҗтимагый оешма вәкилләре  өчен “Татар театрына заманча караш” темасына семинар-уку уздыра. Чарада  Сахалин, Оренбург, Чиләбе, Владимир, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Коми һәм Татарстан республикаларыннан 30лап кеше катнашачак.

Программа кысаларында катнашучылар 21 март көнне Буа районына сәфәр кылачаклар, биредә Буа дәүләт Драма театрында очрашулар каралган, 22 -23 март көннәрендә  Казан шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында лекцияләр, иҗади очрашулар булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*