tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Волгоград өлкәсеннән кунакларны кабул иттеләр
Татар конгрессында Волгоград өлкәсеннән кунакларны кабул иттеләр

Татар конгрессында Волгоград өлкәсеннән кунакларны кабул иттеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Волгоград өлкәсендә гомер итүче милләттәшләребез булып китте. Татар авылларыннан 80 кешелек делегацияне ике төркемгә бүлеп “Ак калфак” Бөтендөнья татар-хатын кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кабул итте.

Ул кунаклар белән балаларны милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, аларны үсеп килүче буынга сеңдерү кебек мөһим темаларга сөйләште. Ана карыныннан башлап, нарасый белән туган телдә аралашу, тугач, аны бишектә тибрәтү, бишек җырлары җырлау, нәнигә дөрес исем бирү, бармак уеннары уйнату, әкиятләр сөйләү һ.б. әһәмиятен аңлатырга тырышты Кадрия Идрисова. Милләттәшләребезгә “Тәрбия баскычлары” фильмыннан өзекләр күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*