tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2019”: Ижауда финалга соңгы әзерлек
“Татар кызы-2019”: Ижауда финалга соңгы әзерлек

“Татар кызы-2019”: Ижауда финалга соңгы әзерлек

Удмуртиянең П.И. Чайковский исемендәге Опера һәм балет театрында халык кайнаша. Бүген Ижау шәһәре татар дөньясының иң зур вакыйгасын – “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финалын кабул итә. Сәхнә төп тамашага әзерләнә, артистлар тавышны сыный, финалист кызларның дулкынлануы артканнан-арта бара.

“Татар кызы-2019” исеменә быел кем лаек булыр? 14 финалист кыз җилкәсендә зур җаваплылык ята. Узган елда җиңү яулаган һәм быелгы төп тантананы уздыру хокукын Удмуртия Республикасына бүләк иткән Диләрә Гыйльметдинова кебек, гүзәлкәйләрнең һәркайсы үз туган җиренең горурлыгы буласы, үз төбәкләренең данын лаеклы яклыйсы килә.

Конкурсантлар инде бик күп сынаулар узган, “өй”ләрендә иң-иңе булган, ярымфиналда көчле көндәшлектә җиңеп чыккан. Финал бәйгеләрендә татар кызына хас иң матур сыйфатларны, зирәклеген, төрле юнәлешләрдә осталыгын тулы күләмдә чагылдырырга тырышкан. Жюри әгъзалары боларның барысын күзәтеп, һәрбер туташка үз бәясен биргән.

Димәк, һәрбер финалист үзеннән торганның күп өлешен инде эшләгән.Финал тамашасы соңгы ноктаны куячак.

Кызлар белән иң яхшы хореографлар, җырчылар, сәхнә сөйләме осталары шөгыльлләнде. Хәзер инде кызларга иң мөһиме белгәннәрен дөрес кулланырга, сәләтләрен күрсәткәндә югалып калмаска.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*