tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар табыны-2019” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты
“Татар табыны-2019” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты

“Татар табыны-2019” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын” рестораннар челтәре җитәкчесе Резедә Хөсәенова белән берлектә оештырылган “Татар табыны-2019” конкурсы җиңүчеләре бүген “Яңа гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруында катнашты.

Гран-при иясе Зөһрә Вәлиуллина (Җәлил бистәсе), I нче урынга лаек булган Мәрьям Миңнегулова (Азнакай) һәм  II нче урынны алган Сиринә Сафиуллина (Азнакай) үзара көч сынашты. Тәмле аш-сулар пешерергә оста ханымнар кроссворд чишүдә дә сынатмады. Берсеннән-берсе тапкыр булып чыктылар. Нәтиҗәдә, Сиринә Сафиуллина I нче, Мәрьям Миңнегулова  II нче, Зөһрә Вәлиуллина III нче урынга лаек булды.

Аш-су осталары “Башваткыч” тапшыруына күчтәнәчләр дә алып килгән. Кош теле, урама, бавырсаклар бизәлеше белән дә таң калдыра. Конкурсны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды җитәкчесе Сәрия Зиннәтова, Баш референт Энҗе Шәйхетдинова, тапшыруны әзерләүче “Яңа Гасыр” каналы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. “Татар табыны-2019” конкурсы җиңүчеләре катнашкан чыгарылышны 8 нче мартта карарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез: Конкурс 2019 нчы елның 07 нче октябрьдә башланып, 01 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда катнашучылар саны 60 ка якын иде. 700 дән артык төрдәге ризык тәкъдим ителде.  Аш-суга оста хуҗабикәләр бик тырышып, үзләре әзерләгән ризыкларны инстаграм һәм вконтакте битләренә куеп барды. Оештыручылар 26 катнашучыны сайлап алды. Тавыш бирү юлы белән конгресс сайты аша җиңүчеләр билгеләнде. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*