tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә  чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге хезмәткәре Алмаз Нургалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар, ТР мәдәният министрлыгыннан вәкилләр, “I Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә җиңүче укучылар һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*