tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының июль саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының июль саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының июль саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләтәшләрбез, «Татарлар» газетасының июль саны дөнья күрде. Басманың әлеге санында укучыларыбыз Самара өлкәсенең Камышлы районында гөрләп узган X Бөтенроссия авыл Сабан туе, Дагыстан Республикасында тәүге тапкыр үткәрелгән Көньяк Сабан туе  мизгелләре белән таныша ала. Шулай ук бу санда Бөтендөнья Татар конгрессы каршында оешкан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәновның “Максатыбыз –  милли рух һәм яшәү рәвеше”, укучыларыбызның яраткан авторы, тарихчы Тәэминә Биктимерованың “Сугыштан соңгы татар авыллары” язмаларын, “Театр: кичә, бүген, иртәгә” сәхифәсендә Г.Камал исемендәге театр артисты, 2019 елның Г.Тукай Премиясе лауреаты Радик Бариев белән әңгәмәне укый аласыз. Шулай ук газетабызда Түбән Новгород, Киров, Ульяновск, Иваново өлкәләре, Чувашия Республикасындагы милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады. Татарстан буенча газетаның индексы – П2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*