tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Кыргызстан делегациясе килде
Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Кыргызстан делегациясе килде

Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Кыргызстан делегациясе килде

5 февраль көнне Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Казан Халыкара аэропортында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат  Закиров, җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар конгрессының чит илләр белән эшләү комитеты мөдире Ленара Кутеева каршы алдылар.

Делегация составында язучының улы,  “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык күл форумы” халыкара иҗтимагый берләшмә президенты, Кыргызстан дипломаты һәм дәүләт эшлеклесе Әскар Айтматов; Кыргызстан Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов; «Кыргызфильм»  милли  кинокомпаниясенең генераль директоры Айбәк Жангазиев килделәр.

Делегация Татарстанда 8 февральгә кадәр булачак. Кунакларның программасында Кукмара шәһәрендәге Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиягә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына бару, ТР Язучылар берлегендә язучы-шагыйрьләр белән очрашу, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар каралган.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*