tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Галиуллин: Барлык бәхәсләрне туктатыйк та, татарча сөйләшә башлыйк
Тәлгать Галиуллин: Барлык бәхәсләрне туктатыйк та, татарча сөйләшә башлыйк

Тәлгать Галиуллин: Барлык бәхәсләрне туктатыйк та, татарча сөйләшә башлыйк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган чараларда татар язучыларының чыгыш ясавы күптәннән матур бер гадәткә әверелде. Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды да моңа искәрмә булмады. Гүзәл затларыбыз алдындагы чыгышын әдәбият галиме һәм танылган язучы Тәлгать Галиуллин Тукайның “Татар кызларына” шигырен укып башлады. Алга таба галим төрле чорларда татар әдәбиятында үз сүзен әйткән язучы хатын-кызларны да санап узды. Бу исемлектә Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Хәдичә Шаммасова, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар урын алды. Әлбәттә, язучы әдәбият темасы белән генә чикләнмичә, халкыбыз алдында торган көнүзәк мәсьәләләргә карата да үз фикерләрен белдерде.

“Күп кенә халыкларга мәгарифне булдырып, дәүләт төзергә ярдәм итсәк тә, татар бары тик татарга гына кирәк булып калды. Россиядә дәүләт тоткан ике халык бар, һәм аның берсе – татарлар. Күп очракта башка халыклар татарлар нишләр икән дип көтеп торалар. Без Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирә алуга ирешергә тиешбез. Бу конгрессның гына бурычы түгел, бу барыбызның да бурычы. Чыгышымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: барлык бәхәсләрне туктатыйк та, татарча сөйләшә башлыйк, – дип сүзен тәмамлады Тәлгать Галиуллин.

Шулай ук әдәбият галиме Бөтендөнья татар конгрессына “Бәетләрдә халык язмышы” исемле яңа гына табадан төшкән китабын да бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*