tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: яшьләр, гаилә, тел, милләт
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: яшьләр, гаилә, тел, милләт

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: яшьләр, гаилә, тел, милләт

Бүген 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хант-Манси – Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә. Әлеге сәфәре кысалаларында ул биредә яшәүче татарлар белән очрашты.

“Сәнгать сарае”ның фойесында оештырылган кргәзмә белән танышканнан соң, очрашуның рәсми өлеше түгәрәк өстәл форматында дәвам итте. Түгәрәк өстәлдә Васил Шәйхразиев Бөтендөнья Татар конгрессы тарихы, оештырыла торган чаралар, былтыр узган VI съезд вакытында төзелгән яңа оешма “Милли шура” турында бәян итте. Әле күптән түгел генә Россиянең федераль округларында татарлар һәм җирле хакимият вәкилләре белән очрашулар уздыруын да ассызыклады. Шулай ук Милли Шура рәисе бүгенге көндә туган телне саклауның әһәмиятенә басым ясады.

Мегион шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Мамонтов төбәкнең үсешенә татарларның зур өлеш кертүен, татар-башкорт оешмасы белән тыгыз эшләүләре һәм сабантуй шәһәренең гомуммилләт бәйрәменә әверелүе турында сөйләде.

Мегион шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөһрә Бикташова үзе рәислек иткән оешма белән таныштырып узды. Җирле мохтарият 2011 елда оешкан. Рәсми рәвештә “Болгар” татар милли-мәдәни мохтарияте дип исемләнсә дә халык телендә татар-башкорт оешмасы дип атап йөртүләре турында әйттте. Иҗат коллективы булдырып төрле мәдәни чараларда катнашулары, ветераннарны җыеп бәйрәмнәр белән котлаулары турында, Сабантуй оештыруда шәһәр хакимияте һәм спонсорларның ярдәме зур булу турында сөйләде. Зөһрә Бикташова әлеге оешманы 2014 елдан башлап җитәкли.

Түгәрәк өстәлдә яшьләр белән эшләү, туган телне саклауда милли гаиләләрнең роле турында, милләт үсешендә дин әһелләренең роле һәм башка темалар күтәрелде.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Мегион шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Мамонтов, шәһәр Думасы рәисе Елена Коротченко, Хант-Манси – Югра автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мегион шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөһрә Бикташова, Нижневартовск автономиясе һәм өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Мегиондагы татар активистлары катнашты.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Мегионда 50 меңнән артык кеше яши, шуларның биш меңнән артыгы татарлар һәм башкортлар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*