tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырыш студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендиясенә лаек булды
Тырыш студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендиясенә лаек булды

Тырыш студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендиясенә лаек булды

Бүген Арча педагогия көллиятендә тантаналы чара узды. Биредә булачак мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр. Россиякүләм конкурсларда җиңгән, төрле чараларда актив катнашкан студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының  исемле стипендиясенә лаек булды. Яшьләргә олы бүләкне татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшыра.

Мондый бүләк студентларга алга таба да камилләшү, белемнәрен арттыру, милли рухлы мөгаллим булу өчен этәргеч бирә. Стипендия 2014 нче елда Ринат Закиров тәкъдиме белән булдырылган иде. Бүләкләү тантанасы уку йортында Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган чара кысаларында узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*