tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада – “Казан хәзинәсе”
Уфада – “Казан хәзинәсе”

Уфада – “Казан хәзинәсе”

Тамаша Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ике республика үсешенә өлеш керткән мәдәният, мәгариф, бизнес эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты Фәдис Ганиевка, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Рәсимә Гайфуллинага, Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары Рима Ключаревага һәм Алик Зәйләловка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Башкортстан татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Фәрдүнә Касыймовага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Уфа шәһәренең Киров районы “Ихлас” урындагы мөселманнар дини оешмасы рәисе Мөхәммәт Галләмов, “Мехатрон” инжиниринг фирмасы генеральный директоры Мөдәрис Шиһабетдинов, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Мәхмүт Фатыйхов, композитор, вокалчы-артист Наил Шәймәрданов “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнделәр.

https://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*