tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды
Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды

Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды

Бүген Уфа шәһәрендә көн дәвамында халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды. Алар “Торатау” конгресс-холлда оештырылган искә алу кичәсе белән төгәлләнде. Чараларда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук Татарстаннан татар зыялылары да катнашты.

Васил Шәйхразиев кичәгә җыелучыларга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чарада “Мостай” документаль фильмы да күрсәтелде. Ул Мостай Кәрим фонды ярдәме белән төшерелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*