tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ает авылында Фатих Кәрим музеен төзекләндерү барышы белән танышты
Васил Шәйхразиев Ает авылында Фатих Кәрим музеен төзекләндерү барышы белән танышты

Васил Шәйхразиев Ает авылында Фатих Кәрим музеен төзекләндерү барышы белән танышты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылына эшлекле сәфәр кыла. Ул Бишбүләк муниципаль районы җитәкчесе Наил Гатауллин һәм төзелеш оешмалары вәкилләре белән Фатих Кәрим музеендагы төкләндерү эшләре барышы белән танышты.

Ремонт эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып китте. Каһарман шагыйрьнең музеен төзекләндерүне агымдагы елның август ае ахырында тәмамларга планлаштыралар. Төзүчеләр эшне вакытында башкарып чыгарга вәгъдә итә.

Шулай ук Васил Шәйхразиев Татар халкының асыл улы, күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстаннан чыккан беренче дипломат Кәрим Хәкимовның музее белән танышты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*