tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Эльвира Аитколованы Бөтендөнья башкортлары корылтае җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады
Васил Шәйхразиев Эльвира Аитколованы Бөтендөнья башкортлары корылтае җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады

Васил Шәйхразиев Эльвира Аитколованы Бөтендөнья башкортлары корылтае җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыены – Корылтай рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары
корылтае (конгрессы) Президиумы рәисе Э.Р. Аитколовага Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) җитәкчесе итеп сайлануы уңаеннан котлау сүзләре юллады.

Хөрмәтле Эльвира Ринат кызы!

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне дөнья буйлап сибелеп яшәүче тугандаш башкорт халкын берләштерүче мәртәбәле оешма – Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) җитәкчесе итеп сайлануыгыз уңаеннан чын күңелдән котлыйм һәм кардәш башкорт халкына кайнар сәламнәребезне җиткерәм.

Тугандаш башкорт һәм татар халыклары күп гасырлар буе озын-озак тарих юлыннан кайгыда да, шатлыкта да иңне-иңгә куеп янәшә атлый, ут күршеләр, якын туганнар булып гомер кичерә. Шөкер, бу туганлык, бу якынлык бүген дә дәвам итә. Әлеге бергәлек, бердәмлек Рәсәй төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге милли-мәдәни оешмаларыбызның эшчәнлегендә дә даими чагылыш таба.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае озак еллардан бирле үзара хезмәттәшлек итеп килде, бер-берсенә терәк булды. Киләчәктә дә безгә һәрдаим ярдәмләшеп, тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырып, аралашып, бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшәргә язсын!

Мөхтәрәм Эльвира Ринат кызы! Сезне тагын бер кат ихластан котлыйм һәм саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, эшегездә зур уңышлар, тугандаш башкорт халкына якты киләчәк телим.

Олы ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*