tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Әстерханда бөек шагыйрьләребез Г. Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразиев Әстерханда бөек шагыйрьләребез Г. Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразиев Әстерханда бөек шагыйрьләребез Г. Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Әстерхан шәһәренә “Дуслык” оешмасының юбилеен бәйрәм итәргә Россия төбәкләрендәге милләттәшләребез дә җыелды. Алар – Ростов, Мәскәү, Самара, Пенза, Волгоград, Ульяновск һ.б. өлкәләрдәге татар мәдәни үзәкләре, мохтарият җитәкчеләре.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән берлектә, милләттәшләребез дә биредәге бөек татар шагыйрьләре һәйкәлләренә чәчәкләр салды.  Башта Г. Тукай һәйкәленә килделәр.  Шагыйрь хөрмәтенә ул 2013 нче елның 27 нче маенда ачылган иде.

Муса Җәлилгә һәйкәл Әстерханда 2017 нче елның 13 нче маенда ачылды. Васил Шәйхразиев кунаклар блән бергә, Тукай һәйкәлендә булганнан соң, герой-шагыйрьгә хөрмәт белән баш иеп, чәчәкләр китерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Әстерханда “Дуслык” татар оешмасы үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. 18:00 сәгатьтә шәһәрнең «Звездный» спорт комплексында Татарстаннан килгән иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында Зур концерт була.

Концертның төп катнашучысы — Татарстан Республикасының халык артистлары Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев һәм «Болгар» халык биюләре театры.

Әстерханның «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.

Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. «Дуслык» татар җәмгыятенең «Яшь күңел» яшьләр канаты бар — җитәкчесе Данил Хәлморатов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*