tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты
Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты

Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды. Ул биредә шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә алып барылган төзелеш эшләре белән танышты  һәм җирле мәхәллә советы әгъзалары белән очрашу уздырды. Очрашуда шулай ук Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, мәчетнең имам-хатыйбы Минкадыйр Рәҗәпов та катнаштылар.

Яңа Чабаксар мәчете 250 кв.м мәйданга ия. Ул үзендә 150 кешене сыйдыра ала. Әлегә мәчетнең рәсми ачылышы булганы юк, әмма бүгенге көндә Аллаһ йортында биш вакыт намаз һәм дин дәресләре уздырылып килә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*