tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Гайшә” мәчетен карады
Васил Шәйхразиев “Гайшә” мәчетен карады

Васил Шәйхразиев “Гайшә” мәчетен карады

Милли шура рәисе Изге җомга көнендә “Гайшә” мәчетенә дә килде. Медведево районында урнашкан әлеге гыйбадәт йорты 2011 нче елның 27 нче маенда ачылган. Мәчеттә төрле дини чаралар оештырыла, мөселманнар намазга йөри. Шулай ук ул туристларның да яраткан урыны. Укучылар өчен дә биредә экскурсияләр оештырыла.

Васил Шәйхразиевны мәчетнең төзелү тарихы белән таныштырдылар. Аңа 2008 нче елда нигез ташы салынган иде. 3 ел эчендә ул сафка бастырыла. Соңыннан кунаклар гыйбадәтханәдә дога кылды.

Мари Элда мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте 1999 нчы елда оешкан иде. Хәзерге вакытта аның составына  28 мәчет, алар каршындагы якшәмбе мәктәпләре, “Изге” мәдрәсәсе керә. Төзәтү колонияләрендә намаз бүлмәләре булдырылган ( 5 урында).

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*