tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Калининградта
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Калининградта

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Калининградта

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Якындагы ике көнне ул Төньяк-Көнбатыш федераль округында үткәрәчәк. Бүген Васил Шәйхразыев Калининградка килде

19-20 февральдә Милли шура рәисен тыгыз эш программасы көтә. Иртәгә ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсенең Татар аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктеев белән очрашачак. Аннары Владимирово бистәсендәге музейда Ф.Кәримгә багышланган экспозицияләрне караячак. Шуннан соң Багратионово районының Садовое бистәсендә Ф.Кәримнең һәлак булган урыны янында истәлек билгесенә чәчәкләр салачак һәм Багратионовск шәһәрендә  аның каберенә барачак.

Төшке аштан соң Олы Исаково бистәсендә урнашкан «ИХСАН» иҗтимагый мөселман үзәгенә бару планлаштырылган. Аннары Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов белән очрашу булачак.

Билгеле булганча, сәфәрнең төп максаты – Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы һәм Калининград өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашу. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2019 елгы эшенә йомгак ясалачак, 2020 елга эш планы һәм бурычлары турында фикер алышачаклар. Очрашу ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

20 февральдә Васил Шәйхразыев Переславское поселогында 1945 елның февраль-апрель айларында Көнчыгыш прус операциясе барышында һәлак булган совет сугышчыларының мемориаль комплексында булачак. Аннары Калининград шәһәрендә Калининград өлкәсе тарихи-сәнгать музееның «Форт № 5» музей экспозициясен караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*