tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Башкортстанга килде
Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Башкортстанга килде

Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Башкортстанга килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендә ике көнлек сәфәрдә. Башкортстан башкаласының халыкара аэропортында аны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранил Зиннәтуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының әлеге республикадагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды.

Васил Шәйхразыев эш визитын Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге активы белән очрашудан башлады. Милләттәшләребезнең 2020 нче елга эш планнары белән танышты. Чарада татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен Уфа Дәүләт Советы депутаты, меценат, җәмәгать эшлеклесе Артур Хаҗигалиевка Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды.

Милли шура рәисе бүген Уфа шәһәрендә Дәрдмәнднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган утырышта катнашачак. Аны Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб оештыра.

Иртәгә, 23 нче гыйнварда Васил Шәйхразыев Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга тиеш. Шулай ук Башкортстан Республикасы хакимияте җитәкчесе А.Г. Сидякин белән очрашу да планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*