tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Краснодар крае Вице-губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Краснодар крае Вице-губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Краснодар крае Вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Краснодар краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Краснодар крае Вице-губернаторы Сергей Пуликовский белән очрашты. Очрашу Краснодар крае администрациясе бинасында узды.

Очрашу барышында БТК Милли шура рәисе Вице-губернаторны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды. 2,5 ел элек Милли шура оештырылуын, шул вакыттан башлап РФ Федераль округларында татар оешмалары активы белән очрашулар уздыру традициясе башлануын хәбәр итте. Шулай ук Васил Шәйхразиев 2020 елның мөһим вакыйгалары турында да сөйләде. Бу — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү.

Сөйләшү барышында киләчәктә Краснодар җирендә Көньяк Сабан туе үткәрү турындагы тәкъдим дә җиткерелде. Исегезгә төшерәбез, беренче Көньяк Сабан туе Дагыстан Республикасында узды, ә чираттагы милли бәйрәм Ростов-на-Дону шәһәрендә планлаштырыла.

Сабантуй темасына тукталып, Сергей Пуликовский мондый тәкъдим өчен рәхмәтле булуын әйтте һәм бәйрәмнең мөһим бер өлеше – ат чабышларына карата шулай ук битараф булмавын ассызыклап, әлеге мәсьәләне һичшиксез карарбыз дип искәртте. Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразыев ТР Ат үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе рәисе дә булып тора.

Очрашуда шулай ук Халык санын алу, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары һ. б. мәсьәләләр дә күтәрелде.

Искәртеп узабыз, 2010 елгы Халык санын алу мәгълүматлары буенча, Краснодар крае территориясендә 25 меңгә якын татар яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*