tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Минзәлә районының ике мәктәбендә булды
Васил Шәйхразыев Минзәлә районының ике мәктәбендә булды

Васил Шәйхразыев Минзәлә районының ике мәктәбендә булды

Татарстан Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Минзәлә районына эшлекле сәфәрен Хуҗәмәт авылында ремонт-механика заводы эшчәнлеге белән танышудан башлады. Биредә ул Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов һәм заводның баш инженеры Рамил Гәрәев белән берлектә эш шартлары, технологик процесс һәм җитештерелә торган продукция төрләре белән танышты. Ул шулай ук заводта җитештерелә торган продукциянең илнең кайсы төбәкләренә җибәрелүе, чит илгә экспорт җайга салынганмы икәне турында кызыксынды.

Заводның хезмәт коллективы белән очрашуда Айдар Сәләхов һәм Васил Шәйхразыев районда һәм республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары турында сөйләделәр.

Ремонт-механика заводы  коллективы белән очрашудан соң Васил Шәйхразыев Минзәлә районы башлыгы белән Х.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

  • Бу мәктәптә мин 1978-1979 елларда укыдым, шуңа күрә Хуҗәмәткә килгәч, монда кермәү дөрес булмас иде ,- ди вице-премьер.

Мәктәп директоры Камил Гәрәев аны белем бирү процессы, шул исәптән “Үсеш ноктасы” федераль мәгариф программасы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды.

Горячев исемендәге Коноваловка төп гомуми белем бирү мәктәбендә вице-премьер шулай ук уку эшенең ничек оештырылуы белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*