tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Казан этабы “Адымнар” мәктәбендә узачак
“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Казан этабы “Адымнар” мәктәбендә узачак

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Казан этабы “Адымнар” мәктәбендә узачак

Быел “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Мәртәбәле конкурсны уздыруда хәзер башкалада яңа ачылган “Адымнар” полингваль мәктәбе дә үз өлешен кертәчәк. Әлеге уку йорты бәйгенең Казан этабында катнашучыларны үз бинасында кабул итәргә әзер.

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесен оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Азат улы Нургалиев һәм “Адымнар” полингваль мәктәбе директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов шул хакта килештеләр. Очрашуда Казан мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Боһаветдинова Рәйхана Әминовна да катнашты.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 октябреннән III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйгенең нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз:

ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ__ III ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*