tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырылачак
Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырылачак

Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырылачак

Р. Гамзатов исемендәге Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырачак. Чара танылган татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә туры китереләчәк.

Дагыстанның «Туган Тел» татар милли мәдәнияте иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадырованың тиешле тәкъдимен  төбәкнең мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зарема Бутаева хуплаган.

Исегезгә төшерәбез, Дагестан һәм Татарстан арасында берничә килешү имзаланды, шул исәптән мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында.

Эльмира Кадыйрова иҗтимагый оешма барлык таләп ителгән  нәфис, тарихи әдәбият белән тәэмин итәчәген хәбәр итте.

Зарема Бутаева Милли китапханәдиректоры белән элемтәгә кергән  һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә күрсәтмә биргән. Моннан тыш, ведомство башлыгы шундый ук стендны Татарстан Милли китапханәсендә дә булдыру тәкъдимен кертте . «Бу китаплар үзара бүләк итешү акты , безнең төбәкләр арасында дуслыкны торгызуда беренче кирпечләр булачак», – дип билгеләп үтте ул.

http://www.riadagestan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*