tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстан мөселманнары өчен мөфти Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла
Дагыстан мөселманнары өчен мөфти Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла

Дагыстан мөселманнары өчен мөфти Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла

Дагыстан мөселманнары өчен Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, анда һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла.

Мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү җайга салынган, волонтерлар мөселманнар яши торган йортларга иң кирәкле азык-төлек җыелмасын, кайнар ифтар ашларын китерә, ярдәм күрсәтү өчен телефон һәм интернет-линияләр ачылды.

Махачкалада Инсан фонды хәйриячеләр акчасына көн саен дүрт мең кешене кайнар пылау белән сыйлый, ифтар вакытында аны мөселманнарның өйләренә тарата.

Махачкаланың дүрт мең һәм Дагыстанның башка төбәкләрендәге тагын мең ярым мөселманга хәйрия ифтары Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин һәм аның хатыны Зөһрә ханым исеменнән таратылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*