tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстан Республикасында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле сәхнәләштерелде
Дагыстан Республикасында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле сәхнәләштерелде

Дагыстан Республикасында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле сәхнәләштерелде

Кукмара егете, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендәге Дәүләт театрларының берсендә эшләп кайтты.

“Мин анда Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәгә куйдым, – ди Дамир. – Әсәрдә үзгәрешләр күп булды. Анда яшәүче халыкның мәдәниятенә яраклашырга туры килде. Спектакльнең ахырын да башкача төгәлләдем. Әлмәндәрне исән-имин, гаиләсе янында калдырып, аңа тагын йөз ел гомер бүләк иттек. Соңгы мизгелдә Әҗәл Әлмәндәргә: “Син яшәргә тиеш!” – дип әйтә һәм кәгазьне ертып ташлый. Спектакль табасараннарның милли җыры белән төгәлләнә.”

Спектакльнең премьерасы сентябрь аенда булачак.

Алсу Сәләхетдинова

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*