tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстан Сабан туе кабат күчерелде
Дагыстан Сабан туе кабат күчерелде

Дагыстан Сабан туе кабат күчерелде

Дагыстан Сабан туе сентябрь аена күчерелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Дагыстан татарларының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлегә Сабан туе узачак төгәл дата билгеләнмәгән. Ул сентябрь аенда үткәрелер дип планлаштырыла.

Махачкалада беренче тапкыр оештырылачак Сабан туе 23 июньгә билгеләнгән иде. Аннан соң милли бәйрәм 28 июльгә күчерелде.

Дагыстан Сабан туенда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оештыру күздә тотыла.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*