tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе узачак
Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе узачак

Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе узачак

Көньяк Сабан туена кунаклар 11 төбәктән җыела. Шулай ук Төркия, Казахстан, Әзербайҗаннан да делегатлар көтелә. Дагыстанда Сабан туе 7 нче июль көнне үтәчәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев милли бәйрәмебезнең шулай ук мәртәбәле кунагы. Бүген кичке якта ул Махачкала шәһәренә килде. Аэропортта Васил Шәйхразиевны биредә гомер итүче милләттәшләребез һәм Дагыстан республикасы Хөкүмәте вәкилләре каршы алды.

Дагыстанга визиты барышында Милли шура рәисе рәсми очрашулар уздырачак. Шулай ук Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән дә түгәрәк өстәл янында сөйләшү планлаштырылган. Моннан тыш, Тарки бистәсендә урнашкан  шәйех Баязит Хәйруллин исемен йөртүче мәчет белән дә танышачак.

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта Дагыстанда 3 мең 700 дән артык татар яши. Аларның күбесе шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Дагыстанга татарлар XX гасыр башында күпләп килеп урнашкан. Бу Идел буенда башланган ачлык белән бәйле була. Дагыстан татарларының бабалары чыгышы белән, башлыча, Татарстаннан, Ульяновскидан, Әстерхан һәм Пенза өлкәләреннән. 2017 нче елда “Туган тел” оешмасын төзегәннәр. Ул дини, яшьләр һәм хатын-кызлар юнәлешләрен үзенә берләштерә. Оешманың рәисе – Эльмира Кадыйрова.

Ә гомумән алганда, Дагыстанда татарлар инде 17 нче гасырда ук яшәгән. Шул чорда беренче татар мәктәбе һәм мәдрәсә барлыкка килә. Анда Кизләрдәге бай мөселман балалары белем алган. Татарлар Тимер-Хан-Шурада беренче типография ачарга да булыша. Дагыстанда беренче радионы эшләп бирүче дә татар кешесе. Ул – Нури Хәйруллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*