tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе үтәчәк
Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе үтәчәк

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе үтәчәк

Дагыстанда беренче тапкыр меңьеллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабан туе оештырыла. Ул Махачкалада 23 июньдә уздырылачак.  Бу турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Сабан туй сценарие традицион булачак: кунакларны иртәдән кичкә кадәр күптөрле татар милли бәйгеләре, концертлар һәм көрәш көтә.

Оештыручылар белдергәнчә, Махачкалага Сабантуй-2018гә Дагыстан авыллары һәм шәһәрләрендә, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.

http://tass.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*