tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда татар дин әһеле рухына дога кылдылар
Дагыстанда татар дин әһеле рухына дога кылдылар

Дагыстанда татар дин әһеле рухына дога кылдылар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда күренекле дин әһеле, шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендәге мәчет ачылышында катнашты. Мәчет Махачкала шәһәрендә шәехнең кабере яныннан 20 метр ераклыкта гына урнашкан.

Мәчет ачылышына кадәр Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре олуг остазлары рухына аның кабере янында дога кылды. Әлеге чараларда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле дин әһелләре, белгечләре җыелды. Шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Сәет хәзрәт Шәһабиев катнаша.

Зәйнулла ишан Рәсүлинең мөриде, ягъни укучысы булган Шәех Баязит Хәйруллин тумышы белән Башкортстаннан, ул  1871 елны Уфада туган. Владикавказ шәһәрендә хәрби хезммәттә була. Оренбург мәдрәсәсендә өч ел гыйлем туплавы һәм аннары Владикавказка кире кайтуы һәм имам булуы мәгълүм. 1918 елда Махачкалага күчә һәм 1950 нче елга кадәр имам булып эшли. Шунысы да билгеле, 1933 елда эзәрлекләүләргә эләгә, аның милкен, йортын конфисковать итәләр.

Олуг дин әһеле Махачкаланың Тарки бистәсендәге зиратка җирләнгән. Зират  төзекләндерелде, ә җирлектәге бер мәчеткә аның исемен бирергә һәм истәлек билгесе куярга карар кылынды, дип хәбәр итә islamdag.ru.

Хәзерге вакытта Дагыстанда ишанның  оныгы Ләйлә гомер итә. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Баязит хәзрәт йортының ишеге авырулар, мохтаҗлар өчен һәрвакыт ачык булган. Коръән сүрәләре укып, дога кылгач, авыр сырхаулар да рәтләнеп китә иде, дип сөйләде ул татар дин әһелләренә багышланган фильмны әзерләгәндә. Хәзрәт вафат булгач та җеназасына халык агылып килгән. Дагыстан мөселманнары татар дин галимен әле дә хөрмәт белән искә ала. Шунысы да билгеле, Баязит хәзрәт Махачкаладагы Үзәк мәчетне төзекләндерергә дә ярдәм иткән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*