tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оеша
Дагыстанда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оеша

Дагыстанда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оеша

Дагыстанда беренче тапкыр татар милли бәйрәме – Сабан туе оештырыла. 23 июньдә Махачкаладагы “Сабантуй-2018″дә Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оеша. Сабан туенда Россия Көрәш федерациясе делегациясе вәкилләре һәм көрәшчеләре катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Туган тел” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте.

Федерация оештыру идеясен  Эльмира Кадыйрова тәкъдим иткән. “Көрәш татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары арасында зур урын алып тора. Россиянең татарлар күпләп яшәгән һәр почмагында гомер-гомергә Сабан туе бәйрәмнәре уздырылган, ә бәйрәмнең төп бизәге татарча көрәш булган. Дагыстанда спортның әлеге милли төрен таныту максатыннан, Россия көрәш федерациясенә мөрәҗәгать иттем. Алар бу фикеремне хупладылар. Быел Махачкаладагы “Сабантуй-2018″ бәйрәмендә Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оешачак. Сабан туйда Россия Көрәш федерациясе делегациясе вәкилләре һәм көрәшчеләре катнашыр, дип көтелә. Әлеге чара җиңүчеләргә бүләкләр, призлы урыннарга чыгучыларга разрядлар гына түгел, киләчәктә спорт мастеры дигән мактаулы исем алу мөмкинлеге дә бирер, дип ышанам”, – диде ул.

Россия көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш буенча республиканың спорт остасы Булат Хәбибрахманов Россия көрәш федерациясе тарафыннан һәрдаим Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр уздырылуы хакында билгеләп узды. “Ел саен Федераль Сабан туйларда көрәш бәйгеләре оештырырга тырышабыз. Хәзер көрәшне үстерүче төбәкләр географиясе тагын да киңәйде. Без милли көрәшне пропагандалау белән шөгыльләнәбез, милли спорт төрләре белән шөгыльләнүче спортчыларны танытырга телибез. Быел Дагыстан яшьләрен милли көрәш алымнары белән таныштырачакбыз. Киләчәктә алар арасыннан талантлы көрәшчеләр үсеп чыгар, чөнки татар көрәше киңрәк җәелә, аның абруе, дәрәҗәсе күзгә күренеп арта бара”, – диде ул.

  • Махачкалага “Сабантуй-2018” бәйрәменә Дагыстан авыллары һәм шәһәрләрендә, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.

 

Ләйлә Хәкимова

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*