tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Даһи милләттәшләребезне Төркиядә искә алдылар
Даһи милләттәшләребезне Төркиядә искә алдылар

Даһи милләттәшләребезне Төркиядә искә алдылар

Истанбул шәһәренең Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗәни һәм танылган татар язучысы Гаяз Исхакины искә алу кичәсе  узды.

Бу чара хакында  “Фейсбук” социаль челтәрендәге сәхифәсендә Төркиядә яшәүче милләттәшебез Гөлтан Ураллы уртаклашты.

Кичәдә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһтмов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*