tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Гыйсметдиннең яңа китабы дөнья күрде
Дамир Гыйсметдиннең яңа китабы дөнья күрде

Дамир Гыйсметдиннең яңа китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Дамир Гыйсметдиннең “Боҗра буйлап” дип исемләнгән яңа, бишенче  китабы басылып чыкты.

Китапка төрле елларда язылган “Боҗра буйлап” повесте ( ул китапка да исем биргән), хикәяләр, публицистик язмалар һәм сәяхәтнамәләр кертелгән.

Татар укучысына Дамир Гыйсметдин юмористик һәм сатирик хикәяләре, публицистик язмалары, популяр җыр текстлары авторы буларак билгеле.

Дамир Гыйсметдин Чуашстанныж Батыр районы Татар Тимәше авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Шунда эшләгән ун ел дәверендә ул күп санлы сатирик әсәрләр иҗат итә. Алар үзәк һәм Татарстан матбугатында һәрдаим басылып тора. Дамир Гыйсметдин 2002 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*