tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөреслеккә туры килми
Дамир Исхаков: Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөреслеккә туры килми

Дамир Исхаков: Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөреслеккә туры килми

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, публицистикада һәм социаль челтәрләрдә булган “Сөембикә Ханбикәне сатып җибәргәннәр” дигән сүз дөреслеккә туры килми. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына интервьюда әйтте.

“Сөембикәне сатып җибәрделәр дигән сүз – дөрес әйбер түгел. Бу сугыш булмасын өчен эшләнгән бер адым булган. Әгәр дә Сөембикәне Казаннан җибәрмәгән булсалар, мәскәүлеләр сугышны бәлки алданрак башлап җибәргән булырлар иде”, – диде тарихчы.

Дамир Исхаков әйтүенчә, Мәскәү кенәзлеге Сөембикәне бирүне ультиматум итеп куя. “Сөембикәне бирү капитуляция түгел, бу сәяси вәзгыятьтә хәрәкәт итүнең бер ысулы. Руслар кулында көч күпкә артыграк була. Казандагы татарлар, затлы татарлар әгәр дә Сөембикәне җибәрсәк, руслар бәлки һөҗүм итмәс, дип уйлый. Сәяси адым була бу”, – диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, Мәскәү кенәзлеге өчен Сөембикәнең Казаннан китүе кирәк була. Чөнки аның улы Үтәмешгәрәй – Кырым ханнарыннан булган Сафагәрәйнең улы. Ә Сөембикә үзе – Нугай Урдасы бие Йосыфның кызы. Мәскәү Казанны яулап алуны планлаштыра, шул сәбәпле, Кырым ханлыгының да, Нугай Урдасының да Казанга ярдәм итмәвенә ирешергә кирәк була.

“Сөембикәне биреп җибәрү сәяси адым булган. Ләкин Казан татарларының планнары чынга ашмый. Бу Казан татарларының, монда утыручы затлы татарларның сәяси ялгышы булып чыга. Аларның планнары барып чыкмауда алар үзләре гаепле инде чынлыкта”, – диде ул.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*